Республика җитәкчесе мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүче педагоглар белән горурлануын ассызыклады.
«ТРның Электрон мактау тактасы» платформасында 3,6 меңнән артык педагогик хезмәткәрнең исеме теркәлгән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда педагогларның республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
«Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Безнең Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда инде 3640 укытучы, тәрбияче, җитештерү өлкәсендә укыту остасы исеме теркәлгән», — диде республика җитәкчесе.
Миңнеханов мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүче педагоглар белән горурлануын ассызыклады. Моңа кадәр без Алабугадан 316 кеше Татарстанның Электрон мактау тактасына эләкте дип язган идек.
Нет комментариев