Төзеләчәк бу җәмәгать киңлеге Тойма тугайларының табигый ландшафтын, су янында йөрү маршрутларын һәм тарихи объектларны берләштерәчәк.

Алабугада шәһәр халкы һәм кунаклары ярата торган «Шишкин буалары» паркының табигый дәвамын — «Шишкин киңлекләре» табигый тугайлы паркны төзекләндерү дәвам итә. Масштаблы проектның беренче чираты 6 гектарга якын территорияне били, эшләр «Алабуга» МИЗ көче белән алып барыла.
Шәһәрнең бу өлеше ничек үзгәрүен күрмичә мөмкин түгел. Әле күптән түгел генә кыргый куаклар үсеп утырган җирдә хәзер ачык урын барлыкка килде, ике күл су белән тулган.

Сакчыл, экологик, панорамалы
Проектның баш белгече Кристина Абдурасулова болай дип сөйләде: эшләр төгәл концепция буенча бара, аның нигезендә өч төп принцип ята: болар — тарихи урынга сакчыл караш, экологиягә хөрмәт һәм панорамалык.
— Инвазив үсемлек төрләреннән чистарту эшләре төгәлләнде инде, ике күл су белән тутырылды, — ди ул. — Шул ук вакытта без тарихи объектларны — борынгы терәк диварны һәм причал нигезен тулысынча саклыйбыз. Бу безнең уртак хәтеребез, һәм безнең аны югалтырга хакыбыз юк.
Бүгенге көндә дренаж эшләре башкарылган, икенче буаның ярларын ныгыту төгәлләнеп килә. Беренче буа өчен ныгыту кирәкми — анда башка грунт. Алга таба — иң кызыгы: яшелләндерү, җәяүлеләр юллары ясау һәм кече архитектура формалары кую.

Иң мөһиме — агачлар үсеп китсен
Паркның концепциясе урынның үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән — монда грунт сулары югары дәрәҗәдә, ә территория даими рәвештә су астында кала. Шуңа күрә үсемлекләр биредә очраклы сайланмаган.
— Тал, миләш һәм өрәңгенең рөхсәт ителгән төрләрен утыртачакбыз, — дип аңлата Кристина Абдурасулова. — Яшь үсентеләр генә түгел, метрдан биегрәк булган агачлар да барлыкка киләчәк. Бу — агачларның үсеп китү мөмкинлекләрен арттыра һәм беренче еллардан ук паркның яшел каркасын тудыра. Бу территориядә чишмәләр күп. Аларны ике күлгә агып чыгу мөмикнлеге белән бер каптажга җыячаклар. Ә сулыкларга төрле балыклар җибәреләчәк — алар суны суүсемнәрдән һәм бөҗәкләрдән чистартачаклар, табигый балансны саклап калырга ярдәм итәчәкләр.

Яңа паркта барысы да уйланылган
Сукмакларны свайлы нигезләрдә судан курыкмый торган материаллардан — пресс-композит һәм карагачтан ясаячаклар. Күлләр буенда тротуар плиткасы барлыкка киләчәк. Эскәмияләр, урналар, дүрт беседка, навигация стендлары урнаштырылачак. Фудкортлар өчен зоналар да каралган.
— Шәһәрлеләргә һәм туристларга уңайлы булсын өчен паркка ике керү урыны булачак: Спас соборы ягыннан яңа баскычтан һәм «Шишкин буалары» ның көньяк өлешеннән Тойма буйлап, — ди Кристина Абдурасулова. — Киләсе елда алабугалылар һәмшәһәр кунаклары «Шишкин киңлекләре» буйлап йөреп, җәмәгать киңлегенең яңа форматын бәяли алачак.
Элегрәк без «Шишкин киңлекләре»: Алабугада тугайлы парк булдырыла, дип язган идек.
Нет комментариев