Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Шишкин киңлекләре»: Алабугада тугайлы парк булдырыла

Яңа җәмәгать территориясе «Шишкин буалары» паркының дәвамы булачак һәм шәһәр халкына, кунакларга табигать кочагында ял итү, йөрү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.

Бүгенге көндә булачак парк территориясендә әзерлек эшләре бара.

— Хәзерге вакытта территорияне инвазив үсемлекләрдән — Америка өрәңгесе, балтырган һәм җирле экосистемага тискәре йогынты ясаучы башка төрләрдән чистартабыз. Монда техника эшли, бөтен агач шунда ук чүпкә эшкәртелә, — дип сөйләде «Алабуга» махсус икътисади зонасының баш белгече Кристина Абдурасулова.

Шунысы мөһим: проект әлеге территориянең тарихи һәм табигый мирасына сакчыл карашны күздә тота.

— Монда агач-куакларның барысы да киселми. Биредә: Ушков скверы, Стахеевлар җирләре, Шишкин буалары территориясе, Спас соборы янындагы терәк стена кебек мәдәни мирас объектлары тулысынча яисә өлешчә парк чикләренә керә. Безнең бурыч — аларга зыян китермәү. Барлык җәяүлеләр маршрутлары да әлеге территорияләрне узып китәрлек итеп проектланды, — дип ассызыклады ул.

Табигый чишмәләрне саклау һәм алардан файдалануны дәвам итү — парк үзенчәлекләренең берсе булачак. Территориядә 15тән артык чыганак исәпләнә.

— Чишмәләр бердәм системага җыелачак (каптаж), һәм проект кысаларында булдырырга планлаштырылган күлләрне һәм буаларны су белән тулыландырып торачак, — дип билгеләп үтте Кристина Абдурасулова.

Проект нигезендә ике сулык — зур һәм кечкенә күл булдыру күздә тотыла. Алар тирәсендә матур күренешле җәяүлеләр маршрутлары барлыкка киләчәк.

Кристина Абдурасулова сүзләренчә, яңа киңлекнең төп үзенчәлеге — нәкъ менә аның табигый характеры саклануында.

— Спас соборына ачылган күренеш — бу территориянең җәүһәре. Хәзер үк бик матур панорамалар ачыла. Сукмаклар буйлап эскәмияләр һәм беседкалар урнаштырылачак, анда кошларны күзәтергә һәм әйләнә-тирә табигатьтән ләззәтләнергә мөмкин булачак, — диде ул.

Территорияне яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә. Биредә таллар, алмагачлар, яр буе куаклары һәм тотрыклы экологик мохит булдырырга ярдәм итүче башка үсемлекләр утырту планлаштырыла. Бу юнәлеш өчен дендролог Сергей Мурзов җавап бирә. Ул Казанның Кабан күле территориясен төзекләндерү эше белән танылган.

— Биредә гади йөрү зонасы гына булмаячак. Монда яңа үсемлекләр һәм оя кора торган кошлары булган чын экосистема формалашачак. Шулай ук сулыклар тирәсендә яңгыр бакчалары булдыру да күздә тотыла, — дип аңлатты «Алабуга» икътисади зонасының баш белгече.

Парк территориясенә ике төп керү урыны оештырылачак. Төп керү юлы Тойма елгасы буйлап «Шишкин киңлекләре»н «Шишкин буалары» паркы белән тоташтырачак. Шулай ук яңа төшү урыны һәм баскыч булдыру күздә тотыла.

Төзекләндерүнең беренче чиратының мәйданы 5,77 гектар тәшкил итә. Киләчәктә проект өч этапта тормышка ашырылачак.

Беренче чираттагы эшләрне «Алабуга» махсус икътисади зонасы финанслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев