Казанда «Тау Фест» китап фестивале үтәчәк
ХӘБӘРЛӘР

Казанда «Тау Фест» китап фестивале үтәчәк

29 һәм 30 август көннәрендә Казанда юбилей уңаеннан V «Тау Фест» китап фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара әдәбият, театр һәм музыканы берләштереп, гаилә кыйммәтләренә багышлана.

Чара әдәбият, театр һәм музыканы берләштереп, гаилә кыйммәтләренә багышлана. Фестиваль Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырыла. Кунакларны танылган язучылар белән иҗади очрашулар, китап укучылар бәйгесенең финалы, әдәби геройларны хәтерләтә торган костюмнар парады, асфальтка ясалачак рәсемнәр марафоны көтә.

Әдәби остаханәдә Дарья Донцова, Дмитрий Емц, Андрей Усачев, Сергей Махотин, Нина Дашевская, Юлия Ивлиева һәм башка авторлар белән очрашулар каралган. Татар язучылары, шагыйрьләре, режиссерлары, мәшһүр шагыйребез турында документаль проектлар тудыручылар катнашында Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган аерым программа әзерләнә.

Фестиваль 29 һәм 30 август көннәрендә 10:00-20:00 сәгатьләрдә үткәрелә, дип хәбәр итә «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды.

Чара бушлай оештырыла, анда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Фестиваль «Елмай» балалар паркында уздырыла. Проект «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында Россия Мәдәният фонды гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Элегрәк без Алабуганың сәнгать һәм мәдәният көллиятендә «Апуш» балалар театр студиясе филиалы ачыла дип язган идек.


Нет комментариев