«Апуш Алабуга» студиясенә 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Дәресләр бушлай узачак, ә сайлап алуның беренче этабы сентябрьдә иҗади кастинг рәвешендә үткәрелә.
Яңа юнәлеш ачылуы турында Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы директоры Людмила Рыбакова хәбәр итте. «Апуш» балалар театр студиясенең филиалы сентябрь аенда колледж базасында эшли башлый. Проект «Апуш Алабуга» дип атала.
Студиянең төп максаты — театр сәнгате аша туган телне саклау һәм үстерү. Проект тулысынча бюджет хисабына гамәлгә ашырыла, шуңа күрә балалар өчен дәресләр бушлай булачак. Тәрбияләнүчеләр белән профессиональ педагоглар, театр, музыка һәм хореография өлкәсендәге белгечләр эшләячәк.
«Апуш»ның мондый филиаллары Татарстанның берничә шәһәрендә туган телләрне саклау комиссиясе тәкъдиме буенча ачыла. Алабуга студиясе эшенең нәтиҗәсе тулы метражлы мюзикл булачак. «Апуш» инде театр проектлары һәм конкурслардагы уңышлары, шул исәптән «Театральное Приволжье» фестивалендәге җиңүе белән дә танылган.
9-16 яшьлек балалар өчен кастинг 9 сентябрьдә 16:00дән 20:00гә кадәр «Кама» уку театрында узачак. Адресы: Алабуга, Казан урамы, 15а. Катнашучылар вокал, бию, сәнгатьле сөйләм яки музыкаль уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәтә алачак. Анкетаны 7 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (85557) 7-83-40, 8 (917) 284-73-17, электрон почта: el_kpu@mail.ru.
Нет комментариев