Бинаның түбәсе, фасады һәм эчке бүлмәләре, шулай ук җылыту, яктырту һәм куркынычсызлык системалары яңартылган.

Бехтерево авылында капиталь ремонттан соң мәктәпне ачуга әзерлиләр. Бу хакта Алабуга районы башлыгы хәбәр итте. Бинаның түбәсе һәм фасады ремонтланган, түшәмнәре, стеналары һәм идәннәре яңартылган. Моннан тыш, белгечләр җылыту һәм яктырту системасын тәртипкә китерделәр.
Куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелде. Мәктәптә сигнализация һәм видеокүзәтү системалары урнаштырылган. Башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 66 млн сумнан артык. Капиталь ремонт тәмамлангач, мәктәп яңадан укучыларны кабул итәргә әзерләнә.
Элегрәк без Алабуга районында быел 13 ишегалды төзекләндерелде дип язган идек.
Нет комментариев