Алабуга районында быел 13 ишегалды төзекләндерелде
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында быел 13 ишегалды төзекләндерелде

«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр Алабугада һәм Бехтерево авылында узды. Төзекләндерүгә 37,9 млн сум юнәлдерелгән.

Быел Алабугада 12 ишегалды төзекләндерелсә, Бехтерево авылында бер ишегалды яңартылды.

Быел Алабугада 12 ишегалды төзекләндерелсә, Бехтерево авылында бер ишегалды яңартылды. Финанслау күләме 37,9 миллион сум тәшкил итте, шуның 30 миллионы — юл эшләре, 3,7 миллион сум — яктырту, һәм шул кадәр үк — кече архитектура формаларын урнаштыруга юнәлдерелде.

18 яңа ут баганасы һәм 14 яктырткыч, шулай ук урналар, эскәмияләр, кер киптергечләр һәм келәм кагу өчен урыннар булдырылды. 5000 кв. метрдан артык мәйданда яңа асфальт өслек, тротуар челтәрләре һәм парковкалар төзелгән. Алабугада (Матросов урамы, 9) һәм Бехтерево авылында (Гусев урамы, 25) урнашкан ике балалар мәйданчыгында уен җиһазлары куелды.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырганда шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан территорияләргә аерым игътибар бирелде. Мәсәлән, Тойминская урамы, 21а йортының ишегалдында юл өслеге яңартылды, яңа ут баганалары куелды һәм, халык теләге буенча, эскәмияләр белән шахмат өстәле урнаштырылды. Гусев урамы, 25 нче йорт ишегалдында асфальт өслек тулысынча алыштырылды, машина кую урыны, тротуар челтәре һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчык төзелде, уен һәм кече архитектура формалары, яңа ут баганалары куелды.

Билгеләп үтик, программа 2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. 6 ел эчендә Алабуга районында 324 күп фатирлы йорт өчен 214 ишегалды төзекләндерелде. Бу максатларга 1149,5 миллион сум акча юнәлдерелде.


Нет комментариев