Алабуганың суд приставына МХО сугышчыларына ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр
Гөлфия Балаухина ике ел хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаша.

Алабуга районы бүлеге судлары эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставы Гөлфия Балаухина бер гаскәр часте командирыннан рәхмәт хаты алды, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.
Ике ел дәвамында ул махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итә. Аның катнашында сугышчыларга 50 килограммнан артык азык-төлек, биш килограммнан артык медикаментлар һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр тапшырганнар.
Рәхмәт хатында Гөлфия Балаухинаның актив гражданлык позициясе, хәрбиләргә практик һәм рухи ярдәм күрсәтүе билгеләп үтелә.
Элегрәк без ТР МХО ветераннары Ассоциациясе җитәкчелеге вәкилләре алабугалылар белән очрашты дип язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев