Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

ТР МХО ветераннары ассоциациясе җитәкчелеге алабугалылар белән очрашты

Алабугага Ассоциация рәисе, ТР Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко һәм ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, МХО ветераны, волонтёр Эдуард Шәрәфиев килде.

Кунаклар Алабуганың хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм «Разведка», «Юный десантник» үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр белән бергә Мәңгелек утка һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны искә алу мемориалына чәчәкләр салдылар.

«Барс» яшьләр үзәгендә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Владимир Майстренко Батырлык орденнарын, Суворов медале һәм «Батырлык өчен» медальләрен тапшырдылар.

Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Ветераннарга һәм аларның гаиләләренә системалы ярдәм

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон МХОда катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары: тыныч тормышка җайлашу, белем бирү, эшкә урнашу турында сөйләде. Сүз уңаеннан, Говоров урамындагы бинада ремонттан соң хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы, ДНДның дежур өлеше һәм «Разведка» үзәге урнашачак.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев ветераннарга актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул муниципалитетка төрле мәсьәләләрне хәл итүдә системалы ярдәм күрсәтүгә аерым басым ясады.

«Сез — безнең өчен дә, Алабуганың мәктәп укучылары өчен дә үрнәк булып торасыз», — дип мөрәҗәгать итте кунакларга АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов.

Ассоциациянең төп максатлары һәм Алабуга тәҗрибәсе

Генерал-лейтенант Владимир Майстренко татарстанлылар хезмәт итә торган бүлекчәләргә ярдәм һәм ТР МХО ветераннары ассоциациясенең үзенчәлеге турында сөйләде.

«Без барлык локаль сугышлар ветераннарын, аларның гаиләләрен, волонтерларны һәм яшьләр оешмаларын берләштерәбез, сугышчыларга тыныч тормышка кайтырга ярдәм итәбез. Безгә Алабуганың искиткеч тәҗрибәсе билгеле — аны исәпкә алачакбыз», — дип билгеләп үтте генерал-лейтенант.

Эдуард Шәрәфиев Ассоциация эшенең юнәлешләренә басым ясады. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Михаил Семенов (ул Ассоциациянең райондагы вәкиле итеп сайланды), җирле оешманың эше турында сөйләде.

Очрашу азагында кунаклар сугышчыларның сорауларына җавап бирделәр. Билгеләп үтик, очрашу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча узды. Аның максаты — махсус операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев