«Купеческий городок» мәктәпкәчә учреждениесен Азин урамында төзеделәр. Аның өчен җиһазлар, мебель һәм кирәкле инвентарь сатып алынган инде.
Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге башлыгы Вәли Назмеев хәбәр иткәнчә, ведомство Алабугада 220 урынлык «Купеческий городок» исемле балалар бакчасын тикшерә. Объект «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелде.
Балалар бакчасы төзелеше 2026 елның февралендә башланды. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 4553,30 кв. м һәм ул 220 баланы кабул итүгә исәпләнгән. Проект буенча мәктәпкәчә учреждениедә үз котельные, спорт һәм уен мәйданчыклары, верандалар, балалар өчен белем алу урыннары каралган. Бинаны җиһазландыру өчен җиһазлар, мебель һәм инвентарь сатып алынган инде.
Объектның застройщигы — Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты, техник заказчысы — «Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе». Проектны «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-эзләнү фәнни-җитештерү фирмасы» эшләгән, подрядчы — «Евростиль» җәмгыяте.
Элегрәк без Алабугадагы «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» балалар бакчасында территорияне төзекләндерү башланды дип язган идек. Проектта үз котельные, спорт мәйданчыгы һәм верандалар каралган. Балалар бакчасы төзелешенә республика бюджетыннан 500 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Нет комментариев