Алабугада «Сәүдәгәрләр шәһәре» балалар бакчасын төзү дәвам итә
Объектта икенче катны күтәрү һәм су белән тәэмин итү челтәренең үткәргеч участогын кору эшләре алып барыла.
Алабугада «Сәүдәгәрләр шәһәре» («Купеческий городок») балалар бакчасын төзү дәвам итә. Алабуга районы башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта объектта бинаның икенче катын күтәрү эшләре бара. Шулай ук белгечләр су белән тәэмин итү челтәренең үткәргеч участогын кору белән шөгыльләнәләр.
Элек хәбәр ителгәнчә, ике катлы бинаны 1 сентябрьгә файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Проектта үз котельные, спорт мәйданчыгы һәм верандалар күздә тотылган. Балалар бакчасын төзүгә республика бюджетыннан якынча 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Проект «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Объектны төзү эшләре бу елның мартында башланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев