Катнашучылар Түбән Камага БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнарны искә алды.

Эш мәсьәләләре буенча фикер алышу алдыннан Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов планеркада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Ул булган хәлне Украина милләтчеләренең тыныч кешеләргә каршы чираттагы җинаяте дип атады.
«Безнең күршеләр, түбәнкамалылар, пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Кызганычка, кешеләр һәлак булды һәм зыян күрде. 13 кеше һәлак булган, шул исәптән биш яшьлек кыз. 78 кеше зыян күргән. Әйдәгез, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алыйк», — диде Александр Косов.
Исегезгә төшерәбез, 10 августта Түбән Кама БПЛА һөҗүменә дучар булды. Татарстанда фаҗига уңаеннан матәм игълан ителде.
Нет комментариев