Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында республикага иртәнге пилотсыз очкычлар һөҗүме буенча комментарий бирде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 10 август иртәсендә Татарстан кабат БПЛА һөҗүменә дучар булды. Пилотсыз очкычлар гражданнар объектларына һөҗүм итте, нәтиҗәдә кешеләр һәлак булды, дип хәбәр итте республика башлыгы.
Республика Рәисе һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм зыян күрүчеләргә барлык кирәкле югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтеләчәгенә ышандырды.
«Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк терелүләрен телим. Барысына да ярдәм күрсәтәчәкбез» — дип язды Рөстәм Миңнеханов.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Нет комментариев