Шимбә кичендә Ленин мәйданында чын мәгънәсендә зәвык һәм музыка бәйрәме оештырылачак. Кунакларны кулинар тамаша, концерт һәм бөтен гаилә өчен кызыклы булган чара көтә.

Бу шимбәдә (8 августта) Ленин мәйданында 17:00 сәгатьтә «Пир в мир» традицион гастрономия фестивале узачак. Оештыручылар шәһәр халкы һәм төрле яшьтәге кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләделәр.
Фестивальдә мантылар әзерләү буенча мастер-класс булачак. Теләгән һәркем иң шәп матый камырының серләрен белә алачак һәм бу популяр ризыкны дөрес итеп ясарга да өйрәнә алачак.
Бәйрәмне шоумен Григорий Галкин алып бара, ул тамашачыларга күтәренке яхшы кәеф бүләк итәргә вәгъдә итә. Кичәдә концерт программасы белән White Days төркеме чыгышы да көтелә.
Кечкенә кунаклар өчен балалар күңел ачу зоналары, ә өлкәннәр өчен ярминкә һәм мастер-класслар эшләячәк. Барлык теләүчеләр чакырыла. Керү ирекле. 0+
Элегрәк без Алабугада үткән Спас ярминкәсендә дүрт көн эчендә 340 мең кеше булган, дип язган идек.
Нет комментариев