Быел Спас ярминкәсе 30 июльдән 2 августка кадәр узды.

Бәйрәмдә Россиянең 34 торак пунктыннан 800 декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге осталары катнашты. Дүрт көн эчендә ярминкәгә 340 000 кеше килгән.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән кунакларны Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева сәламләде. Башка мәртәбәле кунаклар белән бергә ул иң яхшы осталарга һәм артистларга, шулай ук бәйрәмне оештыру актив катнашучыларга дипломнар, премияләр һәм бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев ассызыклаганча, меңьеллык Алабуга Татарстан картасында энҗе бөртеге булып тора һәм республикадан читтә дә туристларның күп булуы һәм Спас ярминкәсе кебек бренд вакыйгалары белән билгеле.
— Ярминкә аның бөтен Россия өчен кирәк булуын күрсәтте. Сәүдәгәрләр дә, сатып алучы да бар иде. Матур, шәп булды, кызыклы иҗади проектлар күп булды. Бу безнең барыбызга да алга таба үсеш өчен көч бирә.


Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Елена Фәйзрахманова ярминкәдә авторлык күлмәге сатып алган, сәхнәгә дә ул шул күлмәктән чыкты.
— Кунакчыллыгыгыз өчен зур рәхмәт, бу шундый матур тойгылар! Мин сокланам һәм бу вакытта сезнең шәһәргә ел саен килергә планлаштырам.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булып исәпләнә. Бу — беренче чиратта шушы төбәктә яшәүчеләрнең лаеклы хезмәте. Спас ярминкәсе — бу таҗдагы асылташларның берсе.
«ТР Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге генераль директоры Фәрит Бәшәров барлык эшмәкәрләр исеменнән оештыручыларга һәм осталарның үзләренә рәхмәт белдерде.
— Авырлыкларга карамастан, безнең кешеләр эшләүләрен, иҗат итүләрен дәвам итә. Барыгызга да яңа иҗади табышлар телим. Илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар алып киткән шатлык һәм ләззәт чаткылары киләсе елда күп тапкырлар кайтсын.
«Эссен Продакшн АГ» коммуникацияләр буенча директоры Аделя Абдуллина җыелучыларны ярминкә тәмамлану белән котлады һәм киләсе очрашуның нәкъ бер елдан булачагына ышаныч белдерде.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко Спас ярминкәсенең һәрвакыт яңа катнашучыларны һәм кунакларны кабул итәргә әзер булуын искәртте.
— Алабуга матур, ачык һәм якты шәһәр, анда киләсе һәм яшисе килә. Безнең ярминкәне, чаң кагу фестивален, «Вдохновение» һәм «Туган Батыр» ны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм!
Нет комментариев