Алабугада «Пир в мир» фестивалендә ролл әзерләделәр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Пир в мир» фестивалендә ролл әзерләделәр

КФУның Алабуга институты директоры гастрономия фестиваленең махсус кунагы булды. Килүчеләр өчен шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләде, ә бәйрәм программасын мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучылары әзерләде.

Алабугада «Пир в мир» гастрономия фестивале узды

Узган ялларда Алабугада янә «Пир в мир» гастрономия фестивале узды. Махсус кунак — КФУның Алабуга институты директоры Марат Умаров. Аны хупларга, әлбәттә, вуз студентлары һәм коллектив килде. Аңлашылганча, алар бу юлы әзерләнә торган ризыкны — роллыларны бик яраталар. Марат Умаров сөйләгәнчә, аның гаиләсендә дә бу ризыкны бик яраталар, ә җитәкче үзе Көнчыгыш кухнясын өстен күрә.

Алабугада «Пир в мир» гастрономия фестивале узды

Шеф-повар бу ризыкны әзерләүнең барлык этапларын күрсәтте, анда иң мөһиме — дөге, калган ингредиентлар төрле булырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Традиция буенча, процесс вакытында кунак белән фестивальнең алып баручысы Григорий Галкин аралашты.

Алабугада «Пир в мир» гастрономия фестивале узды

Биредә шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе дә оештырылган иде. Тамашачыларга бәйрәм кәефен мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучылары булдырды.


Нет комментариев