«Колос» мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына Виталий Фоменко килде. Ул сайлауларда даими катнашырга тырышуы һәм хәтта яраланганнан соң дәвалану вакытында да тавыш бирүе турында сөйләде.

МХО ветераны Виталий Фоменко турында без язган идек инде. Бу юлы без аның белән капиталь ремонттан соң сизелерлек үзгәргән «Колос» мәдәният йортындагы сайлау участогында очраштык.
Виталий сүзләренчә, ул үзенең беренче тапкыр тавыш бирүен яхшы хәтерли. Ул вакытта ул Минзәлә районында була.
«Бу шактый күптән булды, мин ул көнне Минзәлә районында идем. Шулай ук бәйрәм булды — җырлар, музыка, барысы да бик матур. Шуннан бирле мин, Россия Федерациясенең теләсә нинди җаваплы гражданины кебек үк, сайлауларда катнашмый калганым юк. 2024 елда, мин махсус операция вакытында яраланганнан соң госпитальдә булганда, безгә сайлау комиссиясе вәкилләре килде, анда да тавыш бирдем», — дип сөйләде Виталий Фоменко.
Элегрәк без махсус хәрби операция ветераны Виталий Фоменконың Алабуга медицина көллиятенә чәчәкләр һәм бүләк белән килүе турында язган идек. Уку йортына ул үзенә хат язган студент кыз белән очрашырга һәм рәхмәт әйтергә дип килде.
Нет комментариев