Йөрәк түрендә сакланган хат: СВО ветераны үзенә хат язган студент кыз белән очрашты
Бүген Алабуга медицина көллиятендә дулкынландыргыч вакыйга булды.
Махсус хәрби операция ветераны Виталий Фоменко бирегә чәчәкләр һәм бүләк белән килде, бүген ул үзенә хат язган кыз белән очрашты.
Виталий Фоменко Алабугада яши. 2022 елда аны мобилизация буенча чакырганнар, медицина взводына эләккән.
Фронттан килгән хатларны барысы да көтә. Кайвакыт балалар кулы белән язылган хат юллары күңелне җылыта һәм алга барырга көч бирә. Ләкин бер хат Виталий өчен аеруча үзенчәлекле була.
— Хатлар тараттылар, күбесе балалардан. Ә миңа очраклы рәвештә медицина көллиятеннән хат эләкте. Мин гаҗәпләндем: туган шәһәремдә белем алучы кыз язган. Укып чыктым да, бөкләп, кесәмә салдым. Шуннан бирле бик күп куркыныч мизгелләр булды, ә хат гел минем белән булды. Ул мине саклады, — дип искә ала сугышчы.
— Мин моны көтмәгән идем. Хатымны алган кешене күрермен дип уйламадым да. Бигрәк тә − ул аның гомерен саклап калыр дип. Моны белү миңа бик күңелле. Сезнең кайтуыгызга мин бик шат, — дип уртаклашты кыз.
Көллият директоры Надежда Ушакова студентларга мөрәҗәгать итеп:
— Кызлар-егетләр, сез хатларыгызның фронтка барып җиткәнен аңлыйсызмы? Алар реаль файда китерә. Сезгә сугышчыларга язарга тәкъдим итсәләр — вакытыгызны кызганмагыз. Языгыз. Бу безнең яклаучыларыбызга бик ярдәм итә һәм хәтта тормышларын саклап кала. Бүгенге очрашу — моның ачык мисалы.
Виталий Фоменконы көчле алкышлар белән озаттылар. Ләкин аның көллият белән очрашуы моның белән генә тәмамланмый. Ветеран студентларга хәрби медицина турында сөйләргә планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев