Алабугада Мәдәният сарае янында территорияне төзекләндерүне дәвам итәләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Мәдәният сарае янында территорияне төзекләндерүне дәвам итәләр

Янәшәдәге мәйданчыкка брусчатка салалар, агачлар утырталар һәм төрле-төсле утлары булган музыкалы фонтаны әзерлиләр. Нефтьчеләргә һәйкәлне күрше скверга күчерделәр.

Алабугада мәдәният сарае янындагы территорияне төзекләндерү

Алабугада мәдәният сарае янындагы территорияне үзгәртеп кору дәвам итә. Хәзер биредә тирә-юньне төзекләндерү эшләре алып барыла.

Белгечләр брусчатка салалар, территориядә үсентеләр утыртылган инде. Бераздан алар учреждение тирәсендә матур яшеллек булдырачаклар.

Шулай ук Мәдәният сарае янында төрле-төсле утлары булган музыкалы фонтан барлыкка киләчәк. Нефтьчеләргә һәйкәлне янәшә урнашкан скверга күчерделәр, киләчәктә аны да төзекләндерергә планлаштыралар.

Элегрәк Мәдәният сарае 95 процентка ремонтланган дип язган идек. Эшләр тәмамланганнан соң, яңартылган бина һәм аның тирәсендәге территория концертлар, бәйрәмнәр һәм башка шәһәр чаралары өчен файдаланылачак.


Нет комментариев