Алабугада ике атна эчендә чүп җыю кагыйдәләрен бозуның 92 очрагы ачыкланган
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике атна эчендә чүп җыю кагыйдәләрен бозуның 92 очрагы ачыкланган

Алабугада калдыкларны ташлау кагыйдәләрен бозучыларга өч миллион сумнан артык штраф язылган. Материалларның бер өлеше инде судка тапшырылган.

Алабугада чүп җыю кагыйдәләрен бозалар

Бу хакта Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр итте. 63 гариза — ЮХИДИга, 44 материал административ комиссиягә җибәрелгән. 18е судка тапшырылган, алтысы инде каралуда.

АМР башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге башлыгы Жанна Сармакова хәбәр иткәнчә, административ хокук бозулар турында 72 беркетмә төзелгән. Шуларның 65 е — 3.6 маддә буенча, тагын 7 се — 3.17 маддә буенча. 4 юридик зат җаваплылыкка тартылган, калганнары физик затлар. Барлыгы 3 миллион 36 мең сумлык штраф билгеләнгән.

«Дозор» системасы ярдәмендә 167 хокук бозу очрагы ачыкланган, 132се ЮХИДИга тапшырылган, 35е — төзекләндерү линиясе буенча. ЮХИДИ линиясе буенча 61 кешегә 131 150 сум штраф билгеләнгән. Шулай ук Алабуганың тарихи өлешендә — Гассар, Тойма һәм Татарстанның 10 еллыгы урамнарында кыргый киндер куаклары ачыкланган һәм юк ителгән.

Шәһәр җитәкчелеге искә төшерә: 21 июльдә АМР башкарма комитетының ташландык һәм хуҗасыз транспорт чараларын эвакуацияләү турындагы карары үз көченә керде. Беренче чиратта махсус техникага комачаулый торган машиналарны эвакуациялиләр. Транспорт хуҗалары алдан ук кисәтү ала.

Алабугада «Мотобат» хезмәткәрләре мотоциклларда ике хокук бозучыны ачыклады дип язган идек.


Нет комментариев