Хокук бозучылар 18 һәм 32 яшьлек машина йөртүчеләр булып чыкты. Ике мотоциклны да махсус стоянкага куйганнар.

Дәүләт автоинспекциясенең Алабуга бүлеге хезмәткәрләре «Мотобат» эше кысаларында ике мотоцикл йөртүчене тоткарлаган. Ир-атларның берсенә 18, икенчесенә 32 яшь.
Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, икесе дә моңа законлы хокукы булмаган килеш транспорт чаралары белән идарә иткән. Мотоциклларны тоткарлыйлар һәм махсус стоянкага урнаштыралар.

Алабуга районы буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә һәм юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Нет комментариев