Һәркемгә рәхмәт хаты һәм 5 мең сумлык акчалата сертификат тапшырылды.

Алабугада үткән шәһәр планеркасында төзекләндерүдә актив катнашкан һәм үз йортлары тирәсендәге территорияләрне үрнәк хәлдә тоткан кешеләрне бүләкләделәр. Бүләкләр белән аларның шәһәрне төзекләндерүгә һәм йорт яны территорияләрен бизәүче матур чәчәкләр композицияләре булдыруга керткән өлешләре билгеләп үтелде.
Алабуга муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хатлары һәм 5 мең сумлык акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр:
- Рәхимҗан Хисмәтов һәм Дамира Хисмәтова — Нефтьчеләр проспектындагы 199 нчы йорт хуҗалары;
- Николай Данилов — Кече Покров урамындагы 30 нчы йорт хуҗасы;
- Ирина Мокшина — Красногвардейская урамындагы 43 нче йорт хуҗасы.
Шулай ук укыгыз: алабугалылар Азин урамындагы йорт янын гөлбакчага әйләндерде
Нет комментариев