Шәхси йорт янында үсеп утыручы төрле-төсле чәчәкләр тарихи Алабуга урамнарына аерым бер мөлаемлык өсти. Бу купшы матурлык артында зур хезмәт ята.

Алабугалы Виктор Ермаков 48 ел Азин урамында йортында яши. Йорт тирәсен гөлбакча итү фикерен тормыш иптәше тәкъдим иткән. Виктор исә ярдәм итәргә булган.
— Без тирә-якта матурлык булуын, күзне шатландырып торуын теләдек. Башкаларга да күңелле: кешеләр килеп сокланалар, фото һәм видеога төшерәләр. Элек чәчәкләрне өзгәлиләр иде, ләкин хәзер өзмиләр дияргә була. Бер без генә түгел бит чәчәк утыртучылар. Урамнан барсаң — күзләр камаша: кешеләр үзләре өчен дә, башкалар өчен дә матурлык тудыра.

Чәчәкләр сайлау һәм аларны карау белән нигездә Викторның хатыны шөгыльләнә, ул тыйнаклыгы аркасында интервьюдан баш тартты. Ире аңа авыр эшләрдә — су сибүдә, утыртуда ярдәм итә.
— Февральдә үсентеләр әзерли башлыйбыз. Орлык үзебезнеке, бернәрсә дә сатып алмыйбыз диярлек. Монда әллә ни кыенлык юк — талымсыз сортларны сайладык, барысына да үзебез өйрәндек.

Һәрбер шундый матурлык артында — тырыш хезмәт, сабырлык һәм яшәгән урыныңа карата зур мәхәббәт ята. Шәһәрнең төзекләндерү хезмәткәрләре үзәк урамнарга меңләгән чәчәк утырткан арада, Алабуганың тарихи кварталларында яшәүчеләр йортлары янында матурлык, чып-чын гөлбакча тудыралар. Мондагы һәр чәчәк — шәһәр картинасында бер бизәк булып тора.
Нет комментариев