Алабугада 32 тонна иске автомобиль покрышкасы эшкәртүгә җибәрелгән
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 32 тонна иске автомобиль покрышкасы эшкәртүгә җибәрелгән

Алабугада иске автомобиль шиналарын җыю буенча системалы эш җайга салынган.

Иске покрышкаларны дөрес утильләштерү мөһим.

Бу чара шәһәр һәм район территориясендә чисталыкны саклау, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм иске покрышкаларны дөрес утильләштерү максатыннан үткәрелә. Халык һәм оешмалардан җыелган шиналар махсус билгеләнгән мәйданчыкка китерелә һәм аннан соң эшкәртүгә озатыла.

Покрышкаларны җыю район җитәкчелеге инициативасы белән оештырылды. Аларны туплау өчен «Экстрим-парк» территориясендә махсус мәйданчык — «Сельхозхимия» поселогы янындагы элеккеге аэродром билгеләнгән. Идеяне шәһәргә шиналарны утильләштерүдә ярдәм итүче «Татнефть» компаниясе дә хуплады. Мәсәлән, 27 апрельдә мәйданчыктан 2 фура чыгарылган, 10 июньдә — 3 фура. Йөкләрнең гомуми авырлыгы 32 тонна тәшкил иткән.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең макс-каналында компания җитәкчелегенә шәһәребезнең экологиясен һәм чисталыгын саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Мондый хезмәттәшлек иске автомобиль шиналарын урамнарда, буш территорияләрдә һәм башка урыннарда калдырмау өчен мөһим. Покрышкаларны җыю һәм эшкәртүне дәвам итү шәһәрнең санитар торышын яхшыртырга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итәчәк.


Нет комментариев