Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Иске автомобиль шиналарын кая куярга? Алабугалылар өчен файдалы белешмә

Яз көне автомобиль ияләре кышкы шиналарын җәйгегә алыштыра. Алыштыруын алыштыралар, ә искеләрен кая куярга?

Шәһәр масштабында иске шиналарны «Экстрим-парк» та җыялар. Бу — халык арасында «Сельхозхимия» буларак билгеле булган поселок янындагы элеккеге аэродром территориясе. Район җитәкчелеге карары белән биредә махсус мәйданчык бүлеп бирелде.

Шулай ук иске шиналарны эшкәртүгә җибәрүне гарантияләүче эре дилерларга мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Мисал өчен, шәһәребезнең бер автокибетендә тапшырылган һәр иске шина өчен 100 сум түлиләр.

Ни өчен иске шиналарны дөрес утильләштерү мөһим?

  • алар составында зыянлы матдәләр бар, утильләштерү кагыйдәләрен бозып, аларны теләсә-кайда ташлап калдырган очракта, алар туфракны, суны һәм һаваны пычратачак. Резина, аеруча автомобиль шиналары, озак таркала, табигый шартларда бу процесс 100 ел һәм аннан да күбрәк вакытны алырга мөмкин.
  • шиналарны икенчел куллануга җибәрергә була. Аларны эшкәртеп, кыйммәтле икенчел чимал, мәсәлән, яңа эшләнмәләр җитештерү өчен резина валчыгы алырга мөмкин.

Иске шиналарны чүп бакларына, чүплекләргә ташламагыз, контейнер мәйданчыкларында калдырмагыз. Бу кагыйдәне бозган өчен физик затларга 2000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Моннан тыш, кагыйдә бозучыларга шиналарны утильләштерү бәясен дә түләргә туры киләчәк. Ә аларны табуы кыен түгел — барлык мәйданчыклар видеокамералар белән җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев