Алабуга районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.

Эшкә урнашуда, белем алуда һәм психологик ярдәм
Эш эзләүдә, белем алуда һәм үз эшен ачуда «Россия эше» кадрлар үзәге ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә районда МХО зонасыннан кайткан 99 граждан эшкә урнаштырылган. Соңгы 3 елда кадрлар үзәге ярдәмендә 20 кеше эшкә урнашкан, алар арасында хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренең 8 кешесе дә бар. Аларның кайберләре үзмәшгульлек рәсмиләштергән.
32 алабугалыга һөнәри юнәлеш бирелгән, 4 кеше психологик ярдәм алган, 9 кешегә социаль адаптациядә булышканнар. Программада катнашучы тагын 11 кеше кирәкле белгечлекләрне үзләштергән.
МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә финанс ярдәме
МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары беренче чиратта үз эшләрен ачу өчен бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәменә дәгъва итә ала. Мондый мөмкинлек белән бер хәрбинең хатыны файдаланган инде. 2026 елның гыйнварыннан МХО катнашучылары шулай ук социаль контракт буенча шәхси эшмәкәрлек ачу өчен 350 000 сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин.
«Ватанны саклаучылар» фондының бәяләмәсе һәм кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итү мәҗбүри шарт булып тора. МХОда катнашкан 1 кеше бу чарадан файдаланган инде, тагын икесе документлар рәсмиләштерә, дип хәбәр итте «Россия эше» кадрлар үзәгенең Алабуга районы буенча идарәсе башлыгы Юлия Демина.

Эш бирүчеләргә ярдәм чаралары һәм элемтәләр
Эш бирүчеләргә дә ярдәм каралган. Россиянең социаль фонды аша аларга яңа хезмәткәрләрнең хезмәт хакына тотылган чыгымнарны өлешчә компенсацияләргә мөмкиннәр. Субсидия алу өчен кешене тулы көнгә даими эшкә алырга кирәк. Хезмәт хакы минималь хезмәт хакының кимендә бер ярым күләмен, ягъни 42 240 сум тәшкил итәргә тиеш.
Моннан тыш, инвалидлар өчен эш урыннары җиһазлаган өчен эш бирүчегә 200 мең сумга кадәр акча кайтару мөмкинлеге дә бар. Программа беренче һәм икенче төркем инвалидларны, шулай ук инвалидлыгы булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыруга исәпләнгән.
Мондый ярдәм алу өчен хезмәткәр мәшгульлек хезмәте тарафыннан җибәрелгән булырга һәм кимендә тугыз айга эшкә алынырга тиеш. Аның хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан, ягъни 28 160 сумнан да ким булмаска тиеш.
Татарстанда шулай ук «Забота о своих» республика программасы эшли. Ярдәм чаралары турында мәгълүматны махсус сайттан һәм 117 номеры буенча кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин.
Элегрәк без Алабуга суд приставына МХО сугышчыларына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерелде, дип язган идек.

Нет комментариев