Алабуга районында яшәүчеләргә койма ремонтлауга 50 мең сум бирәләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында яшәүчеләргә койма ремонтлауга 50 мең сум бирәләр

Заявканы Алабугада һәм район авылларында яшәүче йорт хуҗалары бирә ала.

Алабуга районында торак биналар янындагы стационар коймаларны ремонтлауга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга Башлык гранты булдырылды. Әлеге грантны шәһәрдә һәм авылда яшәүчеләр дә алырга мөмкин.

Бер йортка бирелә торган грант күләме 50 мең сум тәшкил итә. Акчалар түләүсез нигездә җирле бюджеттан бүлеп бирелә. Конкурста катнашучы койманы үзе ремонтлый, шуннан соң чыгымнарның бер өлеше аңа кире кайтарыла.

Заявка бирү өчен гариза тутырырга, шәхси милек турында документлар, койманың хәзерге вакыттагы фотосын һәм яңа койманың дизайн-проектын бирергә кирәк (тәкъдим ителгәннәрдән сайлап алырга мөмкин). Мөһим шарт: бюджет алдында срогы чыккан бурычлар булмаска тиеш.

  • Гаризалар ppseralabuga@mail.ru һәм otp.ispolkom.emr@mail.ru адресы буенча электрон почтага кабул ителә. Белешмә өчен телефоннар: 4-48-98, 3-37-39.

Шулай ук укыгыз: Алабугада яшәүчеләрне йорт яны территорияләрен төзекләндергән өчен бүләкләделәр 

 


Нет комментариев