Алабуга районында 12 һәм 13 сентябрьдә көзге бәйрәмнәр узачак
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 12 һәм 13 сентябрьдә көзге бәйрәмнәр узачак

Ял көннәрендә халыкны Мальцевода «Осенины» һәм Танайкада IV муниципаль суган фестиваленә чакыралар.

12 сентябрьдә Мальцево авылында җирле клуб территориясендә «Осенины» бәйрәме узачак. Кунаклар өчен халык уеннары, сыйлар һәм концерт программасы әзерләнә.

Икенче көнне, 13 сентябрьдә, Танайка авылында IV муниципаль суган фестивале узачак. Программада — тематик конкурслар һәм фермер продукциясе ярминкәсе.

Ике чараның да башлануы 11:00 гә планлаштырылган. Алабуга районында яшәүчеләрне һәм кунакларны ял көннәрен көзге бәйрәмнәрдә уздырырга чакыралар.

Вакыйгаларның тулы афишасы leto.tatar порталында урнаштырылган. Чаралар «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уза, ул республиканың шәһәр һәм районнарындагы вакыйгаларны берләштерә.


Нет комментариев