Танайкада 13 сентябрьдә «Суган фестивале» узачак
ХӘБӘРЛӘР

Танайкада 13 сентябрьдә «Суган фестивале» узачак

Кунакларны тематик бәйгеләр, суганнан әзерләнгән ризыклар һәм үзенчәлекле кул эшләре көтә.

13 сентябрьдә Алабуга районының Танайка авылында IV муниципаль «Суган фестивале» узачак. Чараны Танайка авыл җирлеге башкарма комитеты һәм Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасы оештыра. Фестиваль «Гаилә» паркында үткәрелә. Башлана — 11:00 сәгатьтә.

Программада «Луковая харчевня» бәйгесе бар. Анда суганнан әзерләнгән иң тәмле ризыкны сайлаячаклар. «Луковая царица» бәйгесендә катнашучыларның матурлыгы, сәләте һәм милли киеме бәяләнәчәк.

Моннан тыш, катнашучылар «Луковая коса» бәйгесендә иң озын, үзенчәлекле һәм матур итеп бизәлгән суган композициясен тәкъдим итә алачак. «Луковая поделка» бәйгесендә «Огородное пугало» һәм и «Луковое чудо» номинацияләре каралган. 0+


Нет комментариев