Хлыстово авылында яңартылган бассейн ачылды
Хлыстово авылындагы физкультура-савыктыру комплексында бассейнга капиталь ремонт ясалды.
Әлеге бассейн 2014 елда ачылган. Ремонт эшләре ике ай дәвамында алып барылды. Барлык үзгәртеп коруларга җирле бюджеттан 9 миллион сум акча юнәлдерелгән.
— 11 ел эчендә мондый күләмле эшләр булмады, — дип билгеләп үтте Александр Бушуев, «Юность» спорт мәктәбе — «Хлыстово» ФОК структур бүлекчәсе җитәкчесе.
Ремонт барышында скважина чистартылган һәм су чистарту җайланмалары тулысынча алыштырылган. Хлоратор бүлмәсендә заманча җайланмалар урнаштырылган. Кече бассейнга аерым игътибар бирелгән — анын тулысынча яңартканнар. Шулай ук һава җылыту системасы да ремонтланган, бу биредә елның салкын вакытында шөгыльләнүчеләр өчен аеруча мөһим
Алда — комплекс янындагы территориядә брусчатканы яңарту.
Хлыстоводагы физкультура-савыктыру комплексы авыл халкы һәм тирә-як торак пунктлар арасында зур популярлык казанды. Көн саен бассейнга 200гә якын кеше, ә ай саен 4000гә кадәр кеше йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев