Алабугада теннис кортларын төзекләндерәләр
«Чемпион» физкультура-савыктыру комплексы янында ачык теннис кортлары янәшәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Эшләрнең барышы турында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.
Хәзерге вакытта брусчатка салу һәм тамашачылар трибуналарын урнаштыру өчен нигез әзерләнә.
− Яңа трибуналар куела, теннис турнирларында уңайлырак булачак, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.
Территорияне төзекләндерү тамашачылар өчен шартларны яхшыртып кына калмыйча, спорт чараларын тулаем оештыру дәрәҗәсен күтәрергә дә мөмкинлек бирәчәк. Эшләр расланган график буенча бара, аларны билгеләнгән вакытта тәмамлау көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев