Бехтерево авылы мәктәбендә капиталь ремонт бара
Соңгы кыңгырау бәйрәме быел Мәдәният йорты бинасында узды, чөнки мәктәптә ремонт эшләре кайный.
1 августка биредә заманча белем бирү пространствосы булачак.
Подрядчы демонтаж эшләрен һәм штукатурканы тәмамлаган инде. Барлык коммуникацияләр — электр һәм аз агымлы челтәрләр, суүткәргечләр, канализация һәм җылыту системасы тулысынча алыштырылган. Хәзер эшчеләр биналарны бизәү, коридорларга керамогранит һәм сыйныфларга линолеум салу белән шөгыльләнәләр, түбәләрне һәм фасадны ремонтлауга керештеләр.
— Хәзер бизәкләү эшләренә керешәбез. Түбәне эшләп бетерәсе, стеналарны буисы, сантехника һәм барлык кирәкле җиһазларны куясы калды, — дип аңлатты «МираСтрой» төзелеш компаниясе директоры Александр Горбунов.
Бинаның фасады җылытыла һәм декоратив штукатурка белән каплана.
Ремонттан соң мәктәптә ике яңа сыйныф барлыкка киләчәк — иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре һәм хезмәт дәресе өчен. Аларны барлык кирәкле җиһазлар белән тулысынча тәэмин итәчәкләр.
— Эшләрне без уку процессы вакытында башладык, шуңа күрә кайбер кыенлыклар булды, — дип билгеләп үтә Александр Горбунов. — Әмма хәзер объектта көн саен уртача 25 кеше эшли. 1 августка эшләрне 100 процентка төгәллибез.
Проект Татарстан Республикасы бюджеты хисабына гамәлгә ашырыла. Бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 66,2 миллион сум тәшкил итә.
Эшләр тәмамланганнан соң, мәктәп укучылар һәм педагоглар өчен заманчарак һәм уңайлырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев