Алабугада Төзүчеләр урамы үзгәрә
Төзүчеләр урамында масштаблы яңарту эшләре башланды. Алабуганың төп урамнарының берсе булган бу урында мондый эшләр күптәннән кирәк иде. Нефтьчеләр проспектыннан алып Таҗи Гыйззәт урамына кадәрге участок танымаслык булып үзгәрәчәк.
— Биредә Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларындагы кебек эшләр башкарылачак. Яңа тротуарларның киңлеге 3 метр булачак, урамнарны кичке вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итүче тышкы яктырткычлар бизәп торачак. Моннан тыш, яңа лампалар — матурлык хисе тудыра, куркынычсызлыкны тәэмин итә, — дип билгеләп үтте «РСА Групп» компаниясенең әйдәп баручы инженеры Юлия Ермакова.
Бүген биредә инженерлык челтәрләрен алыштырганнар инде, хәзер тротуарларны сүтәләр. Җәяүлеләр сукмаклары шактый искергән, моннан тыш, тротуарлардагы төшү һәм күтәрелү урыннары җәяүлеләр өчен дә, кар чистарту техникасы өчен дә уңайсыз иде. Юлның хәрәкәт өлеше бер сызыкка китереләчәк, кирәк булган урыннарда аны киңәйтәчәкләр. Бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен мөһим — автомобильләр тигез һәм бер рәткә тезелеп хәрәкәт итәчәк.
Урамны яшелләндерү дә планлаштырыла — юл полосасын тротуар сызыгыннан матур газон аерып торачак, бу да җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.
Спорт мәктәбе янында заманча таләпләргә җавап бирүче, якынча 25 машинага исәпләнгән яңа парковка һәм уңайлы керү юлы булдырылачак. Урам буенча юл читендә машиналар туктап тору бөтенләй тыелачак. Шулай ук яңартылган Төзүчеләр урамында эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев