Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада масштаблы төзелеш дәвам итә

Урамнар һәм иҗтимагый киңлекләр, торак һәм социаль объектлар яңа төс ала. Үрнәк итеп Мәскәү һәм Казан кебек шәһәрләр алынган.

Әйтик, быел берьюлы ике урам — Казан һәм Төзүчеләр урамнары төптән үзгәрәчәк.

Бүген Нефтьчеләр проспектыннан алып Т. Гыйззәт урамына кадәр Төзүчеләр урамы участогы яңартыла. Челтәрләр инде алыштырылды, хәзер тротуарларны реконструкцияләү бара. Аларны асфальт белән капларга әзерлиләр, 940 метр чамасы гранит бордюры алынган. Материалның югары сыйфаты аны кабат кулланырга мөмкинлек бирә: ул чистартылачак һәм аны яңадан урынына кайтарачаклар. Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева подрядчыларны сул яктагы тротуар салуны тизләтергә өндәде. Уң якта эш күпкә катлаулырак: биредә зур күләмдә тигезсезлекләр бар. Шулай ук «Лидер» спорт мәктәбе янында парковка җиһазландырылачак. Юл эшләрен 15 августка кадәр төгәлләү планлаштырылган. Яшелләндерү эшләре дә башкарылачак, монда 147 юкә утыртылачак. Эшләр җирле бюджет хисабына алып барыла.

Казан урамын да — Гассар урамыннан алып Стахеевлар урамына кадәр — комплекслы төзекләндерү көтә. Гавами тыңлаулар узды, аларның нәтиҗәләре буенча Казан урамына рәсми рәвештә җәяүлеләр зонасы статусы бирелде. Проектны финанслауның гомуми күләме, яшелләндерүдән тыш, 156 миллион сумнан артып китә. Монда юл өслеге, яктырту баганалары, яңгыр канализациясе алыштырылачак. Төп эшләр август уртасына кадәр тәмамланачак. Шулай ук 38 яшел зонада 700дән артык агач һәм куак утырту планлаштырыла. Болар — каштан, вак яфраклы юкә, зәңгәр чыршы, очлы яфраклы өрәңге һәм башка кыйммәтле агачлар.

Төнлә урамны бәйрәм гирляндалары яктыртачак. Видеокүзәтү системасы, яшел утыртмаларга автомат су сибү системы, яктырту терәкләрен реконструкцияләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев