Алабугада масштаблы реконструкция эшләре башланды
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Алабугада масштаблы реконструкция эшләре башланды

Алабуганың Төзүчеләр урамында комплекслы төзекләндерү алдыннан коммуникацияләрне алыштыру башланды.

Эшләр этаплап алып барыла: башта подрядчылар искергән су һәм җылылык челтәрләрен яңарталар, аннары юлларны ремонтлауга һәм яшелләндерүгә керешәләр. Барысын да агымдагы сезонда тәмамларга ниятлиләр.

Ремонт Нефтьчеләр проспектыннан Таҗи Гыйззәт урамына кадәр бара. 4 нче һәм 8 нче микрорайоннарны, шулай ук Чапаев урамындагы шәхси секторны су белән тәэмин итү әлеге челтәргә бәйле.

Планнар буенча, челтәрләрдә төп эшләр июньдә тәмамланачак. 1 июльдән подрядчылар яңа юл өслеге салуга, тротуарларны төзекләндерүгә, гранит бордюрлар һәм заманча яктырту чараларын урнаштыруга керешәчәкләр. Шулай ук территория яшелләндереләчәк һәм яңа парковка булдырылачак.


Нет комментариев