Алабугада юл инфраструктурасын яңарталар
Алабуга районында юлларны һәм тротуарларны күләмле яңарту дәвам итә – булганнары ремонтлана һәм яңалары төзелә.
Нефтьчеләр проспектында асфальт җәю башланды. Монда 1730 метр озынлыктагы участок яңартылачак. Эшләрнең бәясе республика бюджетыннан 62,3 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук Төзүчеләр урамыннан алып Городищенская урамына кадәрге участокта юллар ремонтлана.
Комплекслы төзекләндерү программасы кысаларында Төзүчеләр урамының сул ягына тротуар салу төгәлләнде. Алабугалылар яңартылган җәяүлеләр юлыннан актив файдалана. Урамның уң ягында эшләр дәвам итә. Юлның бу ягы катлаулырак. «Лидер» спорт мәктәбе янында машина кую урыны да булачак. Юл эшләре 15 августка кадәр тәмамланачак.
М-7 «Волга» Морт — Умяк — Бажениха һәм Костенеево — Котловка трассалары участокларында юл эшләре алып барыла. Алабуга — Лекарево — Зур Армалы юлында шулай ук ремонт эшләре бара. Иң проблемалы участокларның берсе — Мальцево авылына керү урыны, монда да капиталь ремонт таләп ителә.
Алабугага керү юлында металл киртәләр алыштырыла, авария хәлендәге юл үткәргечкә капиталь ремонт ясала. Бакча җәмгыяте районында өстәмә ике тукталыш павильоны урнаштырылачак.
Бу үзгәрешләр машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркынычсызлыкны һәм уңайлылыкны арттыруга юнәлдерелгән. Юл инфраструктурасын яңарту — Алабуга районын үстерү буенча системалы эшнең мөһим өлеше, ул федераль һәм республика программалары ярдәмендә алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев