Новая Кама 16+
Рус Тат
Суд залыннан

Штрафларын вакытында түләмәгән алабугалыга аларны икеләтә күләмдә түләргә туры килгән

Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алабуга районының суд приставлары җирле кешедән 11 500 сумлык административ штрафны түләтү турындагы башкарма эш карады.

Законда ирекле түләү өчен билгеләнгән вакыт булуга карамастан, гражданин штрафларны вакытында түләмәгән. Шуңа бәйле рәвештә суд пристав-башкаручысы аңа карата РФ КоАП 20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзи (административ штрафны билгеләнгән вакытта түләмәү).

Материаллар җәмәгать судьясына җибәрелә һәм шул ук көнне карала да. Утырыш нәтиҗәләре буенча суд бурычлыга түләнмәгән штрафлар суммасының икеләтә күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгели.

Нәтиҗәдә, беренчел булган 11 500 сум урынына гражданинга инде 34 500 сум түләргә туры килә. Бурычның бөтен суммасын ул суд залында ук түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев