Хатын-кыз башта административ штрафларны түләмәгән, ә аннары суд тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри эшләрдән баш тарткан. Нәтиҗәдә аңа административ арест билгеләнә.
Суд приставлары хәбәр иткәнчә, Алабугада яшәүче хатын-кызның өч административ штраф буенча бурычы җыелган. Башкару җыемы белән бергә сумма 8 мең сумга якын тәшкил итә.
Бурычны түләү таләпләрен хатын-кыз үтәмәгән. Моның өчен аңа 60 сәгать мәҗбүри эш билгеләнә. Ләкин алабугалы бу җәзаны да үтәми. Суд карарын үтәүдән баш тарткан өчен суд приставлары яңа административ беркетмәләр төзи.
Материалларны җәмәгать судьясы караган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хатын-кызга өч тәүлек административ арест билгеләнгән.
Нет комментариев