Өйдәш ирен үтергән өчен алабугалыны 10 елга колониягә хөкем иттеләр
Суд залыннан

Өйдәш ирен үтергән өчен алабугалыны 10 елга колониягә хөкем иттеләр

Алабугада өйдәш ир-атны үтерү эше буенча 36 яшьлек җирле хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды.

Алабуга шәһәр прокуратурасы 36 яшьлек җирле хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасының матбугат хезмәте.

Суд ачыклаганча, фаҗига 2025 елның 20 декабрендә булган. Ул көнне хатын-кыз өйдәше белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Алар арасында шәхси дошманлык нигезендә талаш чыккан.

Тавыш барышында алабугалы хатын-кыз пычак ала һәм ир-атка күп тапкырлар каты җәрәхәтләр ясый. Алган яралардан ир вакыйга урынында ук үлә.

Дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, суд хатын-кызны гаепле дип таба һәм аңа гомуми режимлы колониядә 10 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде (1 елга иреген чикләү белән).


Нет комментариев