Медицина тикшерүе узудан баш тарткан алабугалыга 3 мең сум штраф билгеләнгән
Карар законлы көченә керде.
Җәмәгать суды җирле кешегә карата полиция хезмәткәрләренә буйсынмау турындагы эшне карады. Гражданин Р. өеннән китерелә, әмма бүлектә полицейскийның законлы таләбен үтәүдән катгый баш тарта, исереклек халәтенә медицина тикшерүе узу өчен хастаханәгә бармый, дип хәбәр итә Алабуга шәһәр суды.
Суд аны РФ КоАП 19.3 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип таба (полиция хезмәткәренең законлы карарына буйсынмау) һәм 3000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгели.
Карар законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев