Исерек килеш кабат руль артына утырган алабугалының машинасын тартып алдылар
Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.
Суд җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды, ул кабаттан исереклек халәтен тикшерүдән баш тарткан өчен тоткарланган. Хәзер бу кешегә карата мәҗбүри эшләр рәвшендә хөкем чыгарылды, шулай ук машинасы да конфискацияләнде.
2025 елның августында ЮХИДИ хезмәткәрләре гражданин Г. идарә иткән «Лада Гранта» автомобилен туктата. Ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарта. Ачыкланганча, 2023 елда ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылып, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Суд утырышында гаепләнүче тулысынча гаебен таныды. Суд аның гамәлләрен РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча квалификацияли (административ җәзага тартылган зат тарафыннан исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү).
Хөкем карары чыгарылганда йомшарткыч хәлләр: кечкенә бала булу, инвалидлык, уңай характеристика һәм үкенү исәпкә алына.
Гражданин Г. га карата бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. Моннан тыш, аның «Лада Гранта» автомобиле конфискацияләнә һәм дәүләт кеременә әйләндерелә.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев