Алабугада хатын-кызны улына мопедта йөрүгә юл куйганы өчен хөкем итәчәкләр
Суд залыннан

Алабугада хатын-кызны улына мопедта йөрүгә юл куйганы өчен хөкем итәчәкләр

Шәһәр прокуратурасы балигъ булмаганны аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләргә җәлеп итү турындагы җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.

Гаепләү версиясе буенча, хатын-кыз мопед сатып алган һәм баласының транспорт белән идарә итүнең кирәкле күнекмәләре булмавын белә торып, аны улына биргән. 

Балигъ булмаган малай рульгә утыра. Каршы як полоса буенча хәрәкәт иткәндә аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктата. Хокук саклау органнары фикеренчә, хатын-кыз үз гамәлләре белән баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган.

Хатын-кызга РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләү белдерелә. Алабуга шәһәр прокуратурасы гаепләү бәяләмәсен раслый, шуннан соң, асылы буенча карау өчен, җинаять эшен судка җибәрәләр.

Элегрәк без Алабуга районының биш предприятиесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына кергән дип язган идек.


Нет комментариев