Алабугада хатын-кыз алдап полицияне чакырганы өчен штраф түләячәк
Суд залыннан

Алабугада хатын-кыз алдап полицияне чакырганы өчен штраф түләячәк

Бу хакта Алабуга шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы 37 яшьлек гражданка С. ка карата административ эшне карады. Хатын-кыз РФ КоАПның 19.13 статьясын бозуда («Махсуслаштырылган хезмәтләрне белә торып ялган чакырту») гаепле дип табылды.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, гражданка С. полициягә кеше үтерү турында хәбәр иткән. Ләкин хокук саклау органнары үткәргән тикшерүдән соң, чакыртуның ялган булуы ачыклана — әйтелгән факт расланмый.

Җәмәгать судьясы карары белән гражданка С. әлеге хокук бозуны кылуда гаепле дип таныла. Җәза рәвешендә аңа 1 000 сум күләмендә административ штраф билгеләнә.


Нет комментариев