Алабугада танышын үтергәнче кыйнаган кешене хөкем итәчәкләр
Суд залыннан

Алабугада танышын үтергәнче кыйнаган кешене хөкем итәчәкләр

Алабугада 49 яшьлек җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Ул — кеше үлеменә китергән сәламәтлеккә белә торып авыр зыян салуда гаепләнә.

Алабугада танышының үлеменә китергән сәламәтлеккә белә торып авыр зыян салуда гаепләнүче 49 яшьлек җирле яшәүче суд алдына басачак, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе.

Тикшерү фаразы буенча, 2026 елның 23 марты кичендә Стахеевлар урамындагы йортларның берсендәге фатирда гаепләнүче танышы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкән. Мәҗлес вакытында ир-атлар арасында шәхси дошманлык нигезендә низаг чыккан.

Тикшерү ачыклаганча, сүзгә килешү барышында гаепләнүче танышының тән әгъзаларына бик күп тапкырлар суккан, аннары өенә кайтып киткән. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән берничә сәгатьтән соң вафат булган.

Тикшерү вакытында, тикшерүче ходатайствосы буенча, суд гаепләнүчегә карата сак астына алу рәвешендәге чикләү чарасын сайлаган.

Расланган гаепләү нәтиҗәсе булган җинаять эше, асылы буенча карау өчен, судка җибәрелгән.


Нет комментариев