Алабугада пенсионер хатын-кызны бәрдергән машина йөртүче 200 мең сум түләячәк
Суд залыннан

Алабугада пенсионер хатын-кызны бәрдергән машина йөртүче 200 мең сум түләячәк

Хатын-кыз 2024 елның ноябрендә булган юл һәлакәтендә уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Рухи зыянны каплау турында суд карары үз көченә кергән.

Алабуга шәһәр прокуратурасы дәгъвасы буенча суд Renault Fluence автомобиле йөртүчесеннән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән пенсионер хатын-кыз файдасына 200 мең сум түләттергән.

Авария 2024 елның ноябрендә булган. Җиңел автомобиль белән идарә иткән ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, ул сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китергән тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәт машина йөртүче гаебе белән килеп чыкканлыгы ачыкланган. Аңа карата кузгатылган җинаять эше реабилитацияләүгә нигез бирми торган сәбәпләр буенча туктатылган.

Алабуга шәһәр прокуратурасы зыян күрүче файдасына рухи зыянны каплату турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Алабуга шәһәр судының 2026 елның 3 августындагы карары белән таләпләр канәгатьләндерелгән. Машина йөртүчедән 200 мең сум акча түләттерү турында карар үз көченә кергән.


Нет комментариев