Алабуга шәһәр прокуратурасы тарафыннан элек хөкем ителмәгән 42 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләве хупланды.
Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә («Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен административ җәзага тартылган яки исерек хәлдә булуына медицина тикшерүе узудан баш тарткан кеше тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү»).
Судта ачыкланганча, хөкем ителүче 2025 елның 24 декабрендә төнгә каршы исерек хәлдә үзенең «ВАЗ 21102» автомобиле руле артына утыра, ә сәгать 03:10 да аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный, кылган гамәленә үкенүен белдерә.
Суд аңа 180 сәгать мәҗбүри эшләр билгели һәм 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.
Моннан тыш, Россия Федерациясе ҖК 104.1 маддәсе 1 нче өлешенең «д» пункты нигезендә, хөкем ителүченең җинаять кылуда файдаланылган «ВАЗ 21102» машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнә.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Нет комментариев