Алабугада исерек килеш кабат руль артына утырган ир-атны ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Суд залыннан

Алабугада исерек килеш кабат руль артына утырган ир-атны ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Алабуганың 39 яшьлек кешесен ике ел да ун айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Моннан тыш, аңа дүрт ел һәм бер ай дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү тыелган. Җинаять кылганда кулланылган автомобиле дә дәүләт файдасына конфискацияләнгән.

Җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен Алабуга шәһәр прокуратурасы яклаган. Судта ачыкланганча, 2026 елның 13 августында, моңа кадәр дә исерек килеш руль артына утырганы өчен хөкем ителгән ир-ат кабат исерек хәлдә Chevrolet Lanos автомобиле белән идарә итә. Кичке сәгать алты тирәсендә аны юл-патруль хезмәте инспекторлары туктата. Суд утырышында алабугалы үз гаебен тулысынча таный һәм кылган гамәленә үкенүен белдерә.

Суд карары буенча, ир-ат ике ел да ун айны иректән мәхрүм итү урынында үткәрәчәк. Моннан тыш, аңа дүрт ел бер ай дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек алып бару тыела. Җинаять кылганда кулланылган һәм хөкем ителүченеке булган Chevrolet Lanos автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнгән. Хөкем карары законлы көченә кергән.


Нет комментариев