Алабуга кешесе алимент түләмәгәне өчен 40 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде
Алабуга районының җәмәгать суды 38 яшьлек А. исемле гражданга карата административ эшне карады.
Ир-ат РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсенең 1 нче өлеше (балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен алимент түләмәү) буенча гаепле дип танылды.
Суд ачыклаганча, суд карары нигезендә балаларына акча күчерергә тиеш булган алабугалы бу бурычын озак вакыт игътибарга алмаган.
Җәмәгать судьясы карары белән А. исемле гражданга 40 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнде.
Искәртеп үтик: алимент түләүдән качу административ, ә кабатланган очракта — җинаять җаваплылыгына да китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев