Казандагы турнирда Алабуганың яшь хоккейчылар беренче урынны яулады
СПОРТ

Казандагы турнирда Алабуганың яшь хоккейчылар беренче урынны яулады

2015 елда туган «Лесные пчёлы» командасы республика турнирында җиңү яулады. Ярышлар Казандагы «Ак Бүре» боз сараенда узды.

Алабугадан «Лесные пчёлы» хоккей командасы Казандагы турнирда

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, Алабугадан килгән яшь хоккейчылар республика турнирында уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда беренче урынга лаек булды. «Лесные пчёлы» составында 2015 елда туган хоккейчылар чыгыш ясый.

Хәзер спортчылар алдагы сезонга әзерлекне дәвам итә. Команданың кураторы — Россиянең танылган хоккейчысы Артем Лукоянов. Рөстәм Нуриев яшь хоккейчыларны җиңүләре белән котлады һәм аларга яңа спорт уңышлары теләде.


Нет комментариев