Алабуганың «Волки-2014» командасы хоккей турнирында икенче урынны алды
СПОРТ

Алабуганың «Волки-2014» командасы хоккей турнирында икенче урынны алды

Команда капитаны Максим Суслегановны турнирның иң кыйммәтле уенчысы дип таныдылар.

Алабуганың «Волки-2014» хоккей командасы Бөгелмәдә узган турнирда

Тренер Роман Жужгов җитәкчелегендәге «Волки-2014» командасы Алабуганы Бөгелмәдә узган балалар хоккей турнирында тәкъдим итте. Ярыш йомгаклары буенча алабугалылар көмеш призер булды.

Беренче урынны Баулыдан «Девон» командасы яулады. Алабуганың «Волки-2014» командасы һәм Азнакайның "Соколлар«ы икенче баскычта урнашты. Бөгелмәнең «Арслан» командасы — дүртенчедә, бишенче урынны Лениногорскның «Нефтяник» командасы алды.

Матч нәтиҗәләре буенча Алабуга командасы составында Лия Зяббарова, Арслан Зяббаров, Роман Романов һәм Ранис Халитов билгеләнде. «Волки-2014» капитаны Максим Суслеганов аерым бүләккә лаек булды. Ул «Турнирның иң кыйммәтле уенчысы» дип танылды.


Нет комментариев